3 сентябрьдә, төнге сәгать икедә, Уфада үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле мәгълүматлар буенча, "Daewoo Nexia" машинасының 21 яшьлек водителе Революцион урам буенча барган булган. Бервакыт водитель машина белән идарә итүне югалта һәм торак йортка барып менә.
Авария нәтиҗәсендә, 24 яшьлек пассажиры дәваханәнең кабул итү бүлегенә килтерелә һәм анда алган җәрәхәтләрдән үлгән. Водитель авыр хәлдә.