“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Учалы районында ике кеше һәлак булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария Учалы районының Казаккул авылы янында Учалы- Миасс автоюлының 19 чакрымында була.
Билгелемәгълүматлар буенча, “Kia Sportage” һәм аңа каршы килгән “Hyundai Tucson” машиналары бәрелешкән.
Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә машиналардагы ике пассажир ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булалар.
Ике машинаның водительләре дә һәм 5 яшьлек бала Белорет дәваханәсенә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана.