Башкортстан республикасы ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр итүенчә, җәйге чор башлану белән ел саен юлларда балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.
28 май көнне Борайда Чкалов - Космонавтлар урамнары киселешендә “Ссанг-Йонг” автомобиле водителе электросамокат белән хәрәкәт иткән 12 яшьлек малайны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге вакытта административ тикшерү бара.