Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 март 2023, 15:51

Районда “Игътибар-балалар!” акциясе бара

20нче марттан районда “Игътибар-балалар!” дип аталган киң күләмле профилактик акция бара.

Районда “Игътибар-балалар!” акциясе бара
Районда “Игътибар-балалар!” акциясе бара

20нче марттан районда “Игътибар-балалар!” дип аталган киң күләмле профилактик акция бара.

Балаларның  юл-транспорт травматизмы – бик актуаль проблема булып тора. Бу турыда киләсе саннар ачык күрсәтеп тора. Агымдагы елның 2 ай эчендә Башкортстан Республикасы территориясендә 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар катнашында 43 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 1 бала һәлак була һәм 47се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, кисәтү максатларында, язгы мәктәп каникуллары вакытында, район территориясендә “Игътибар-балалар!” профилактик акциясе үткәрелә. Аның кысаларында балалар белән аңлату эшләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча төрле конкурслар һәм викториналар үткәрелә.  Һәм ул 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Уку чиреге тәмамлангач, юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, шул исәптән әти-әниләр белән махсус җайланмалар һәм куркынычсызлык каешын куллану кирәклеге турындагы әңгәмәләр үтә.

Хөрмәтле райондашлар! Балаларны юлларда була торган бәла-казалардан саклап калу - безнең барыбызның да изге бурычыбыз. Игътибарлы булыйк, юл хаталарны гафу итми!

Галия ХӘТМУЛЛИНА,
ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек
пропагандасы буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: