Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 март 2023, 14:32

Бер үсмер һәлак була, бишесе – җәрәхәтләнгән

Бүген төнлә коточкыч авария теркәлгән.

Бер үсмер һәлак була, бишесе – җәрәхәтләнгән
Бер үсмер һәлак була, бишесе – җәрәхәтләнгән

“Башинформ” сайты хәбәр итүенчә, Белорет районында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер үсмер һәлак була, ә бишесе төрле җәрәхәтләр ала.

Билгеле мәгълүматлар буенча, Белорет районы Тирлән авылының Совет урамында ВАЗ 2110 һәм УАЗ машиналары бәрелешкәннәр.

ВАЗ 2110 машинасе руле артында булган 17 яшьлек үсмер шунда ук һәлак булган. Өч  14 яшьлек кызлар, ике 16 һәм  17 яшьлек егетләр төрле җәрәхәтләр алган.  Алар барысы да дәваханәгә озатылганнар. 28 яшьлек “УАЗ” водителе зыян күрмәгән, аек булган. Ә һәлак булган үсмернең исереклеген билгеләү өчен химик-токсикологик тикшеренүгә каны алынган.

ЮХХДИ хезмәткәрләре һәлак булучының машина йөртү таныклыгы булмавын ачыклаган. Һәлак булган егетнең әтисе билгеләвенчә, үсмер машинаны сорамыйча алган. Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча тикшерү башланган, аның барышында вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак.

Шаһитлар сүзләре буенча кызлар – пиво, ә егетләр катырак эчемлек эчкәннәр.

Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара. 

Автор:
Читайте нас: