Кичә Уфагадан чыккан юлда коточкыч юл-транспорт һәлакәте аркасында күп километрлы тыгылыш барлыкка килә. Бу хакта “Башинформ” сайты хәбәр итә.
Билгеле мәгълүматлар буенча, әлеге коточкыч хәл Уфа-Ырымбур юлының өченче километрында булган. Анда “Рено Логан” һәм “Ниссан Тирано” автомобильләре бәрелешкән, ары таба шул юнәлештә хәрәкәт иткән “КамАЗ” йөк машинасы, “Ниссан”га килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә 35 яшьлек водитель хатын һәм аның өч, җиде, ун яшьлек өч баласы төрле җәрәхәтләр алган.
Вакыйга урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.