Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 март 2023, 18:50

“Opel Astra” машинасы белән “Газель” бәрелешкән

Нәтиҗәдә водитель фаҗига урынында һәлак була, улы дәваханәгә озатыла.

“Opel Astra” машинасы белән “Газель” бәрелешкән
“Opel Astra” машинасы белән “Газель” бәрелешкән

Дүртөйле районының М-7 федераль трассасында үлем белән тәмамланган авария теркәлгән.

“Башинформ” агентлыгына республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьяновтан билгеле булуынча, каршы килгән “Opel Astra” белән “Газель” машинасы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 41 яшьлек чит ил машинасы водителе урында ук һәлак була, аның пассажиры, 15 яшьлек улы, дәваханәгә озатыла.

Фаҗига урыныда Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли.

Хөрмәтле водительләр! Язгы юллар бик хәвефле.Кызганычка каршы, җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы, водительләрнең ашыгуы һәм юллардагы бозлавыклар аркасында көн саен диярлек юл-транспорт фаҗигаләре булып кына тора. Сак булыйк!

Автор:
Читайте нас: