Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 февраль 2023, 18:02

Машинага тюбинг тагып шуарга булганнар...

Нәтиҗәдә, 21 яшьлек егет һәлак була.

Машинага тюбинг тагып шуарга булганнар...
Машинага тюбинг тагып шуарга булганнар...

Машинага тагылган тюбингка утырып чыккан егет каршы килгән машина астына эләккән һәм һәлак булган. Бу хакта республиканың ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов үзенең телеграмм-каналында хәбәр итә.

Әлеге фаҗигале хәл кичә Бөре районының Суслово авылында теркәлгән. “ВАЗ-2111” водителе иптәше белән бергә тюбингны автомобильгә бәйләп шуарга була. Шулай “күңел ачканда”  тюбингта утырган егет "Lada Granta" автомобиле килгән каршы як полосага эләгә. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә тюбингта утырган 21 яшьлек егет һәлак була.

ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.

Автор:
Читайте нас: