Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 февраль 2023, 15:31

Балтачлы ялган таныклык белән тотылган

Бу хакта Балтач районы дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хәбәр итә.

Балтачлы ялган таныклык белән тотылган
Балтачлы ялган таныклык белән тотылган

Дәүләт автоинспекциясенең Балтач районы бүлекчәсе ялган машина йөртү таныклыгы белән идарә иткән очракта җинаять җаваплылыгы турында кисәтә. Мондый гамәлләр РФ Җинаять кодексы 327 мәддәсенең 3нче бүлегендә карала. Әлеге мәддә нигезендә, ялган таныклык белән йөрү хокук бозучы өчен бер елга кадәр кулга алыну белән тәмамланырга мөмкин.

15 февральдә Иске Балтач юл-патруль хезмәте инспекторлары юл хәрәкәте күзәтчелеген гамәлгә ашырганда ВАЗ-21093 маркалы автомашинасын туктаталар, аның руле артында 30 яшьлек җирле кеше була.

Документларны тикшергәндә инспекторларының машина йөртү таныклыгының “чын” булуына шик туа. ЮХХДИ мәгълүматлар базасы буенча тикшергәндә, шундый ук номер белән таныклык башка кешедә дә булган. Водитель ялган документны интернет аша сатып алуын таныган.

Нәтиҗәдә, хокук бозучының ялган таныклыгын  алганнар, ә үзен полиция бүлегенә китергәннәр.

Шулай итеп, ялган йөртү таныклыгы хуҗасына күп проблемалар китерергә мөмкин. Әлбәттә, намуссыз сатучылар үзләре әзерләгән машина йөртү таныклыклары Дәүләт автоинспекциясендә теркәлгән дип ышандырырга мөмкин. Барыбер дөреслек вакыты белән ачылачак, ә аның өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк - намуссыз йөртүчене җинаять җаваплылыгы көтә.

Автор:
Читайте нас: