Кичә, 10 ноябрьдә, Тәтешле районында фаҗигале вакыйга теркәлгән.
"Башинформа"га РБ буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ведомство хезмәткәрләренең ярдәме елгага төшкән машинаны алу өчен кирәк булган.
"Беренчел мәгълүматлар буенча, водитель "УАЗ" маркалы машина белән идарә итъне югалта һәм авыл уртасында аккан Ялгыз нарат елгасынатөшеп китә.
Автомобильне елгадан чыгарганда салонында 1976 елгы ир-атның үле гәүдәсе табыла. Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.
Чыганак: Башинформ.