Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 октябрь 2021, 10:00

Башкортстанда коронавируска каршы прививка ясатмаган өлкәннәр бүгеннән үзизоляциягә җибәрелә

Башкортстанда коронавирстан прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде. Чикләү бүген, 13нче октябрьдән эшли башлйы. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров чәршәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

"Без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән үлүчеләр санын анализладык, бу, нигездә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, авырулар булган кешеләр. Миңа госпиталь җитәкчеләре мөрәҗәгать итте һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен үзизоляцияләү нормаларын кертүне сорады. Бу уңайдан без оператив штабта килештек, мин бүген указга имза салырмын – 13нче октябрьдән без 65 яшьләре тулган  һәм аннан өлкәнрәкләр өчен үзизоляцияләү режимын кертәбез. Бу вакциналаштырылмаган кешеләргә кагыла", — диде Хәбиров.

Сишәмбедән төбәктә сәүдә үзәкләренә, кинотеатрларга, музейларга, театрларга, китапханәләргә, мәдәният сарайларына бару өчен вакцинация турында сертификат, алты ай эчендә коронавирус белән авыру турында белешмә яки кире ПЦР-тест нәтиҗәсе кирәк.

Оперштаб мәгълүматларына караганда, 12 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, коронавирус белән зарарланган кешеләрнең тәүлеклек үсеше 636 тәшкил иткән, барлыгы 73 512 очрак теркәлгән. Стационарда 1 095 пациент дәвалана, амбулатория шартларында  — 6,5 мең кеше. Йогышлы профильдәге 8 055 койка җәелдерелгән, алар 90 проценты тулы.

Ни өчен Башкортстанда вакциналаштырылмаган өлкәннәр үз-үзләрен изоляцияләүгә җибәреләчәчк?

COVID-19 таралу сәбәпле, өлкәннәр өчен үзизоляцияләү режимын кертү кирәклеге турында Башкортстан госпитальләренең баш табиблары белдерде. Медхезмәткәрләр өлкән буын вәкилләренең, бигрәк тә хроник авырулары булган кешеләрнең коронавирусны бик авыр күчереүе турында кисәтә. Үлүчеләр күп.

12нче октябрь көнне «COVID-19 таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, республика территориясендә «югары әзерлек» режимын кертү турында "гы Указга үзгәрешләр кертелде.

Ведомствоара комиссияләр урыннарда чикләүләрнең үтәлешен тикшерү йөзеннән рейдлар оештыра.

Фото: BASH.news

Башкортстанда коронавируска каршы прививка ясатмаган өлкәннәр бүгеннән үзизоляциягә җибәрелә
Башкортстанда коронавируска каршы прививка ясатмаган өлкәннәр бүгеннән үзизоляциягә җибәрелә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: