Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 ноябрь 2023, 06:20

Хачапури пешерик әле

Хачапурины майлы, кызган табада ике яктан да кыздырып алалар. Аерып әйткәндә...

Хачапури пешерик әле
Хачапури пешерик әле

 Ни алырга кирәк була? 1 ст. кефир, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 бал кашыгы сода (уксус белән), 0,5 бал кашыгы шикәр комы, 3 стакан он, 200 г эремчек, 120-150 г сыр, сарымсак, көнбагыш мае.


Аны ничек пешерәләр:

Камыр басар өчен: кефирга тоз, сода, шикәр комы салып бутыйбыз. Шул вакытта он кушу һәм камыр басу. Әзер камырны пакетка салып 20 минутка ял иттереп торабыз.
Эчлек өчен угычтан чыгартылган сырны, эремчекне кушып бутарга. Тоз, вак итеп туралган сарымсак салып, яхшы гына бутарга. Теләгән кеше укроп та кушып җибәрә ала. Әзер булган эчлекне дүрткә бүләбез.
Камырны да дүрт кисәккә бүлеп куярга. Һәр кисәкне юка итеп җәяргә. Түгәрәкнең бер ягына эчлек салырга, камырны ябыштырырга кирәк.

Автор:
Читайте нас: