Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 февраль 2023, 04:00

Чөгендерне пешерү сере

Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябыгыз.  Аны ашламадай куллану турында ишеттегезме?

Чөгендерне пешерү сере
Чөгендерне пешерү сере

Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк. Баллы булмаса, суына аз гына шикәр комы кушарга мөмкин.Чөгендерне пешерер алдыннан тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм суты бүленеп чыга.

Тизрәк пешсен өчен, 10 минут кайнаган саен ярты стакан салкын су өстәп торырга була.

Суын саркыткач, пешкән чөгендер өстенә салкын су агызыгыз. Кискен температура аермасы бу яшелчәне йомшарта, болай аның кабыгы да җиңелрәк әрчелә.

Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.

 

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: