Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
31 гыйнвар 2023, 06:00

Чебурек белән дучмак

Икесенә дә бер төрле камыр ярый. Тәмле була. Пешереп карагыз.

Мәрьям Миңнегулова шулай пешерә..

Икесенә бер камыр.
Ярты стакан җылы сөт, ярты стакан җылы су, 1 йомырка, 1 чәй калагы пакмай Чүпрәсе миндә, тоз,, чеметеп кенә песок, он салып камыр басам. Басып бетергәндә учка көнбагыш мае салып тагы басам да җылы урынга куям. Ярты сәг дигәндә күпереп менде.
Дучмак өчен мае, сөте, тозы салып телгән бәрәңге, Өстенә тугылап йомырка. Бу инде әлбәттә камыр өстенә җәелә.
Чебурекка фарш, суган тоз, борыч, кайнаган салкын су.
Чебурек өчен бәләкәй генә камыр җәям, уртасына фарш, кыр кырыйларын кул белән баскалыйм да, хворост кисә торган җайланма белән йөреп чыгам, көнбагыш маенда пешереп алам.

 

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: