Балалы гаиләләр өчен шәп яңалык

1 июньнән яңа түләү гамәлгә кертелә Бу түләү балалы гаиләләргә кагылачак. Аның күләме күпме?

Балалы гаиләләр өчен шәп яңалыкБалалы гаиләләр өчен шәп яңалык
Балалы гаиләләр өчен шәп яңалык

1 июннән Русиянең Социаль фонды кереме 1,5 төбәк яшәү минимумыннан кимрәк булган ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга еллык гаилә түләвен алуга гаризалар кабул итә башлый.

Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, МФЦ яки Русия Социаль фондының клиент офисында тапшырырга мөмкин. Белешмәләрнең күп өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә сората, кайбер очракларда (мәсәлән, уку йортыннан) белешмәләрне мөрәҗәгать итүчегә шәхсән үзе тапшырырга кирәк булачак.

Гаилә түләвенә 18 яшькә кадәр яисә 23 яшькә кадәр ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналарның икесе дә (шулай ук уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаска тиеш.

Гаилә түләвен алу өчен ата-аналар һәм балалар Русия гражданнары булырга тиеш. Ата-аналар алдагы елда хезмәт эшчәнлегеннән керем алырга һәм аннан НДФЛ түләргә тиеш. Шулай ук ата-аналарның алимент буенча бурычлары булырга тиеш түгел. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән ата-аналар түләүгә дәгъва итә алмый.

 Чыганак: "Кызыл таң" сайты.

Автор:
Читайте нас