Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
7 апрель , 10:54

Күрше төбәктә - фаҗига

Үсмер һөҗүменнән соң яраланган укытучы – авыр хәлдә.

Күрше төбәктә - фаҗига
Күрше төбәктә - фаҗига

Пермь краенда 17 яшьлек укучы мәктәпнең капка төбендә пычак белән укытучыга һөҗүм иткән. 

Бу хакта үзенең социаль челтәрендә губернатор Дмитрий Махонин хәбәр иткән.

Бу хәл Добрянка шәһәренең 5нче санлы мәктәбендә теркәлгән. Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар,  мәктәп янында хокук саклаучылар эшли. Яраланган укытучыны  хастаханәгә алып киткәннәр.

Соңрак төбәк губернаторы җәрәхәтләнгән укытучының хәле бик авыр дип хәбәр иткән. Крайның башкаласыннан санитар авиация бригадасы чыккан.

“Кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, – дигән Махонин.

Ural Mash МАХ-каналы мәгълүматы буенча, үсмер укытучыны имтиханнарга кертелмәгәне өчен яралаган. Ул 9нчы сыйныфта укыган.

Каза күргән укытучы рус теле һәм әдәбияты укыткан һәм 17 яшьлек үсмернең класс җитәкчесе булган. Аның уку белән проблемалары булган.  Шуңа укытучысы аны имтиханнарга кертмәү  турында карар кабул иткән. 

17 яшьлек Максим (исеме үзгәртелде) полициядә исәптә торган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:
Читайте нас