Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
7 апрель , 10:41

“1 майны көтеп тормыйбыз!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров апрель уртасына ук шәһәр-районнарны тәртипкә китерергә кушты.

“1 майны көтеп тормыйбыз!”
“1 майны көтеп тормыйбыз!”

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәров эшен Мәскәүдә, башка вазыйфада дәвам итәчәк. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. “Без сезгә 19 ел нәтиҗәле җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез”, – диде төбәк җитәкчесе.

Ул аны “Башкортстан Республикасының Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләде. Экс-министр республика җитәкчелегенә күрсәткән ышаныч һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрының беренче урынбасары итеп Константин Климин билгеләнде.

Республика Башлыгы указы белән югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы директоры Игорь Нуйкин Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, әлеге колледж Русиянең иң яхшы урта һөнәри белем бирү учреждениесе дип танылды. Элегрәк ул “Профессионалитет” федераль проекты конкурсында җиңгән иде. Бүленгән акчага корпусларның берсе ремонтланган.
Игорь Нуйкин, үз чиратында, республика Башлыгына урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Чарада, Радий Хәбиров, шулай ук, химия буенча Бөтенрусия мәктәп олимпиадасында җиңүчеләрне һәм аларның остазларын бүләкләде.

Уфада дрон һөҗүменнән зыян күргән йортны максималь рәвештә тергезү һәм пилотсыз очкыч белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итү зарур. Башкортстан Башлыгы башкала хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиевка шундый йөкләмә бирде. “Без пилотсыз хәвефне еш игълан итәбез. 2 апрельдә шактый көчле һөҗүм булды. Оборона министрлыгы һәм безнең предприятиеләрне саклау хезмәте тиешенчә эшләде. Тугыз пилотсыз очкыч бәреп төшерелде, берсе торак йортка эләкте. Шөкер, корбаннар юк”, – диде Радий Хәбиров. БПЛА һөҗүменнән зыян күргән йортларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Башкортстанда коеларның торышын тикшерделәр. Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов хәбәр итүенчә, бер атна эчендә 171 меңнән артык люк тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 897 ватык капкачны алмаштырганнар, 502 җитешмәгән люкны урнаштырганнар, 400 кое авызын ремонтлаганнар. Башкортстан Башлыгы кабул итү пунктларында кое капкачларын кабул итмәсеннәр өчен республика буенча Эчке эшләр министрлыгы белән уртак эшне көчәйтергә кушты.

Радий Хәбиров, шулай ук, юлларда чокырларны ямау буенча эшне активлаштыру зарурлыгын белдерде. Ул ассызыклавынча, һава шартлары эшне катлауландырды һәм чокырлар белән проблемалар өстәде. “ЦУР мәгълүматлары буенча, иң күп чокырлар Уфаның Октябрь, Киров, Дим, шулай ук, Туймазы, Иглин, Яңавыл районнарында теркәлгән”, – дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе һәм Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бу мәсьәләне хәл итү бурычын куйды.

Ул, шулай ук, муниципалитетларда апрель уртасына кадәр тәртип урнаштырырга кушты. “Бу хәзер сезнең төп бурычыгыз – кыш буе җыелган пычракны тазарту. Гадәттә без 1 майга килешә идек. Ләкин апрель уртасына барысын да тәртипкә китерә алабыз икән, нигә безгә 1 майны көтәргә?” – диде төбәк җитәкчесе.

Башкортстанда киләсе атнада “Сәламәтлек поездлары” эшли башлаячак. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. 13 апрельдә Уфаның Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе территориясеннән кардиология һәм стоматология модульләре старт алачак.

5 апрельгә җылыту сезоны Башкортстанның бер муниципалитетында – Мәләвез районында гына тәмамланган. Март ахыры өчен аномаль җылы һава торышыннан соң Уфада, шулай ук, җылыту сезонын вакытыннан алда төгәлләргә кирәкме-юкмы икәнлеге турында фикер алыштылар. Һава торышы фаразларына бәйле, шәһәр хакимиятендә, тәүлеклек уртача температураның тотрыклы булуына карамастан, җылы бирүне дәвам итәргә карар кылдылар.

Автор:
Читайте нас