“Дуслык бизәкләре” район фестивале чикләрендә оештырылган биш концерт барышында 150дән артык номер тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Тамашаларда 500гә якын үзешчән һәвәскәр катнашты. Утыз алты вокаль ансамбль, 23 бию коллективы, 8 фольклор төркем һәм 6 гаилә ансамбльләре үзләренәң җыр-моңга, биюгә оста булуларын исбат итте. “Бер күк астындабыз” дигән Гала концертка иң чагу 42 номер чыгарылды.