Петуния йомырка кабыгы ярата. Язын чәчәк үсентеләрен бакчага яки савытка күчереп утыртканчы, туфрагына көл яки йомырка кабыгы өстим. Кабыкны тузан рәвешенә килгәнче ваклыйм. Моның өчен иң җайлысы – «кофемолка». Ә көл әзерләү өчен кычыткан кирәк. Яшь кычытканны күләгәдә 7 көн буе киптерәм. Яфраклары уала башлагач, утка бирешми торган савытка тутырып, яндырам. Янып беткәч, көл әзер дигән сүз.
Бер петуния үсентесенә чама белән 1 аш кашыгы йомырка кабыгы һәм 1,5 аш кашыгы кычыткан көле кирәк. Чәчәкләрне аена бер тапкыр шулар белән ашлыйм. Беренче тапкыр – туфракка утыртканда.
Мин инде бик күптәннән шушы ысулны кулланам. Сезгә дә шуны киңәш итәм.
Зоя Михайлова. Балык Бистәсе