Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
1 апрель , 14:37

Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында "Иң яхшы мәктәп пешекчесе-26 "район конкурсы үтте. Ун мәктәпнең пешекчеләре конкус шартларына туры китереп блюдолар әзерләп алып килде. 

Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр

Чараны оештыручылар билгеләвенчә, профессиональ осталык бәйгесе районда биш елга бер тапкыр үтә. Ул пешекче һөнәренең абуен артыруга, мәктәптә туклануның сыйфатын яхшыртуга, талантларны ачуга юнәлтелгән. Иске Балтач 1, 2 нче урта, Иске Балтач башлангыч, Югары Карыш, Түбән Сикияз, Түбән Иванай, Сәйтәк, Иске Тимкә, Тучыбай, Штәнде урта мәктәпләреннән пешекчеләр җыелды. Конкурсантларны район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова сәламләде.

Мәктәптә туклануны оештыру район җитәкчелегенең һәм республика Хөкүмәтенең көн үзәгендә тоткан мәсьәләсе дип билгеләде.

—Туклануны оештыру буенча безнең районга замечаниелар булганы юк. Алда да шулай булсын, — диде һәм һәр конкурсантка уңышлар теләде.

Район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар Хисматов мәктәпләрдә туклануны оештыру туклану саулыкның нигезе дип билгеләде.

— Балаларны дөрес тукланырга өйрәтү безнең бурыч ул. Нормаль үсешсен, сәламәт буын үссен өчен бала сыйфатлы ризыклар белән туклансын. Пешекчеләребез шул юнәлештә эшлиләр. Бүген осталыкларын күрсәтәчәкләр. Уңыәлдар сезгә, — диде Айдар Рәлиф улы.

Теоретик конкурста пешекчеләр тест биремнәре үтәделәр.

Белем учакларында меню ун көнгә раслана. Һәр мәктәп пешекчесе бер көннең менюын (төп меню) әзерләп алып килде. Жюрига башкорт халкы кухнясы блюдосы тәкъдим ителде. Яшелчәләрне фигуралы итеп турап нарезкалар эзерләү буенча осталык сәгате бик кызыклы булды.

Тучыбай урта мәктәбе пешекчесе, 34 ел шушы белем учагында балаларның сәламәт туклануын оештырган 6нчы разрядлы пешекче Венария Шәвәлиева белән әңгәмәләштек:

—Бәйгенең осталык сәгатен бик дөрес чара дип уйлыйм. Мин помидор, кыяр, болгар борычын бизәкләп турап, яшелчәләр кушып бик матур нарезка эшләргә әзерләнеп килдем. Бер-береңне күрү, тәҗрибә уртаклашу, үзеңне күрсәтү ягыннан бик кирәк чара бу.

Э/шне яхшы оештырган өчен Иске Балтач 1нче  урта мәктәбе пешекчесе Рита Шәйхаттарова һәм пешекчеләр командасы район Хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе пешекчесе Әлфия Бәләгытдинова, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе пешекчесе Зөһрә Ахунова, Сәйтәк мәктәбеннән Нина Мөбәрәкова район Хакимиятенең Почңёт грамоталары белән билгеләнде.

Бәйге барышында җыелган балларны исәпләп чыгарганнан соң гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Иске Балтач башлангыч мәктәбе пешекчесе Фәнилә Хәсәнова яулады. 2нче урында Тучыбай урта мәктәбе пешекчесе Венария  Шәвәлиева һәм 3нче урын Гөлназ Шәрәфиевада (Штәнде мәктәбе).

Автор фотолары.

 

Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Балтачта “Иң яхшы мәктәп пешекчесе – 2026”ны билгеләделәр
Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас