Барлык яңалыклар

Сезнең иңнәрдә – ил иминлеге!

  Президент Владимир Путин “Росгвардия” хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котладыПрезидент Владимир Путин Дәүләт Кремль сараенда Русия Милли гвардиясе гаскәрләре хезмәтенең ун еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә чыгыш ясады.

Сезнең иңнәрдә – ил иминлеге!
Сезнең иңнәрдә – ил иминлеге!
– Ун ел элек “Росгвардия”не оештыручы ведомстволар һәм структуралар яңа хезмәт өчен көчле, мөстәкыйль терәк булды, шулай ук тупланган бай тәҗрибәне һәм кыйммәтле традицияләрне саклап, формалашуның башлангыч чорын тиз һәм уңышлы узарга ярдәм итте, — диде ул.

Президент билгеләвенчә, “Росгвардия” хезмәткәрләре көн саен Русия халкының иминлеген яклый. “Мин “Росгвардия”нең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә, шулай ук җинаятьчелекнең иң куркыныч формаларына: оешкан җинаятьчел төркемнәргә, наркотрафикка каршы көрәшкә зур өлеш кертүен билгеләп үтәсем килә”, — диде.

Моннан тыш, бу махсус хезмәт үз җаваплылыгына коралның гражданнар арасында әйләнешен контрольдә тоту, исәпкә алу һәм даими тикшерүләрне дә ала. Владимир Путин “Росгвардия” хезмәткәрләренең патруль хезмәте алып баруы һәм киңкүләм чаралар вакытында тәртипне саклавы мөһимлеген ассызыклады.
Әмма хәзерге заман өстәмә чаралар да таләп итә. “Русиягә каршы юнәлтелгән теләсә нинди җинаятьчел, диверсия яки дошманлык гамәлләреннән килгән зыянны киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, һәм иң мөһиме – халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклау”, — дип басым ясады Владимир Путин.

Президент искәртүенчә, “Росгвардия”нең күп кенә хезмәткәрләре бүген Русия иминлеге өчен көрәшә, һәм хәзерге вакытта алар алгы сафта тора. “Бу – үз илебездә безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен тыныч, азат һәм имин тормышны яклап барган гадел көрәш. Бу – халкыбызның изге тарихи хокукын, туган телдә сөйләшү, ата-бабаларыбызны, чын батырларыбызны хөрмәт итү, аларга бирелгән васыятьләрне һәм дини кыйммәтләрне саклау өчен көрәш”, — дип ассызыклады Владимир Путин.

Ул искәртүенчә, хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыклары өчен дистәләгән мең “росгвардияче” бүләкләнгән. “Гомумән алганда, узган 10 ел эчендә дәүләт һәм ведомство бүләкләренә 380 меңнән артык хезмәткәр лаек булды”, — диде Владимир Путин. Президент билгеләп үтүенчә, бу сан “Росгвардия”нең шәхси составы сыйфатлары турында күп нәрсә сөйли.

Концерт барышында Президент “Росгвардия” гаскәрләре командующие һәм махсус хезмәт директоры Виктор Золотовка махсус шәхси штандарт тапшырды.
“Әлеге штандарт, “Росгвардия”нең байрагы һәм эмблемасы кебек үк, хокук тәртибе гаскәрләрендә традицияләрне дәвам иттерүнең мөһим символы булып торачак”, — дип ассызыклады Владимир Путин.

Виктор Золотов, штандартны кабул итеп, зур горурлык кичерүен белдерде. “Мин ышаныч белән әйтәм: Милли гвардия гаскәрләре – дәүләт һәм җәмгыять сагында нык торачак”, – диде ул.

Русия Милли гвардиясе федераль хезмәте Русия Президенты указы нигезендә 2016 елда оештырылды. “Росгвардия”гә СОБР һәм ОМОН отрядлары, ведомстводан тыш сак хезмәте, лицензия-рөхсәт бирү бүлекчәләре, авиация һәм диңгез частьлары кертелде. Хәзер Милли гвардия гаскәрләрендә хәрби һәм махсус бүлекчә хезмәткәрләре, очучылар, диңгезчеләр, артиллеристлар, БПЛА операторлары, танкистлар, инженер-саперлар, кинологлар, шартлаткычларны юк итүче техниклар, водолазлар, табиблар, психологлар, элемтә һәм мәгълүмати технологияләр белгечләре хезмәт итә.
Автор:
Читайте нас