Иске Янбай авылында яшәүче Нурия Мөхәмәтова күптән инде оста куллы кеше буларак райондашларыбызга таныш.
Караидел районында туып-үскән Нурия апа бәйләмне күптән үз иткән инде.
Безнең районга кайтып төпләнгәч тә кулыннан бәйләме төшми аның.
Ул кофталар бәйли, курчакларга киемнәр бәйләп, аларны киендерә, урындык япмалары, тапочкалар — һәммәсенә дә аның күз нурлары, күңел җылысы кушылган.