Барлык яңалыклар

Тавыкларым йомырка салмый

Зилә ИДРИСОВА ел әйләнәсе йомырка салсыннар өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.  

Тавыкларым йомырка салмый
Тавыкларым йомырка салмый

Тавыкларны 1-2 ел саен алыштырып торырга кирәк. Бертуктамый йомырка салган тавыклар икенче елга ук картая, йонын коя башлый. Билгеле, берникадәр ял итеп алганнан соң, кабат йомырка салалар. Әмма аларны бушка ашатып яту отышлы түгел. Ел саен алыштырып тору яхшырак. Тавыкны күп ашатмыйбыз, симерсә, йомырка салмыйлар.

Тавыкларга көн саен иртән тарттырылган бөртек кушылган җылы катнашма бирәм. Кышын азыкларына аз гына тоз һәм «Здравур Несушка» витамины, үзебездән калган ризык калдыклары, йомырка кабыклары өстим. Кабырчык, акбур — бик файдалы. Пешерелгән кабак, бәрәңге, кишер өстәргә була. Компоттан калган чия, карлыган, алманы да бик яратып ашыйлар. Алларында һәрчак чиста су торырга тиеш, салкында кар куям.

Автор:
Читайте нас