Район мәдәният сарае базасында “Бергәләп көтәбез” дип аталган МХОдагы яугирләрнең гаиләләре клубы үз эшен башлады.
Клубның төп максаты - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен берләштерү. Бу аларга аралашырга, бер-берсенә ярдәм күрсәтергә, уртак чаралар оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Биредә үз кичерешләрең, уңышларың һәм якыннарыңнан килгән шатлыклы яңалыклар белән дә уртаклашырга мөмкин булачак.
Клубның беренче очрашуы җылы һәм күңелле атмосферада табын артында үтте. Бәйрәм башында катнашучылар район мәдәният сарае коллективлары башкаруында җырлар тыңладылар. Әңгәмә барышында барлык булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм алда торган чаралар планын билгеләделәр. Киләчәктә һәр катнашучының теләкләрен, фикерләрен белергә һәм клуб эшен яхшырту буенча тәкъдимнәрне тыңларга планлаштыралар.
Барысы да бу җылы һәм файдалы очрашудан тик уңай хис-кичерешләр алдылар һәм төп нәтиҗәгә килделәр – яңа клуб булачак!