Барлык яңалыклар
Атайсал
11 декабрь 2021, 09:15

Фәрдүнә Касыймова Корылтайның югары наградасы белән бүләкләнде

Балтачта Фәрдүнә Касыймова призына театр коллективларының «Тамаша-2021» IV республика фестивале истәлеге итеп, Фәрдүнә Касыймова Бөтендөнья башкортлары корылтаеның иң югары наградасы белән бүләкләнде.

Иске Балтач. 11 декабрь - "Балтач таңнары". Балтачта  Фәрдүнә Касыймова призына  театр коллективларының «Тамаша-2021»  IV республика фестивале истәлеге итеп, Фәрдүнә Касыймова Бөтендөнья башкортлары корылтаеның иң югары наградасы белән бүләкләнде.

"Тамаша"ны ябу тантанасында Фәрдүнә Касыймова Бөтендөнья башкортлары корылтаеның иң югары наградасы-"Ал да, нур чәч халкыңа!" медале белән бүләкләнде.

Бүләкне Русиянең Халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев, Русиянең һәм Башкортстанның Халык артисты Җәмил Әбделманов тапшырдылар.

Якташыбыз бу бүләккә, берсүзсез, лаек. Лаеклы ялда булуына карамастан, Фәрдүнә Касыймова әле дә сәнгатьтән аерылмый. Күптән түгел Башкортстан киностудиясе төшергән "Ел гаиләсе-2021" комедиясендә роль башкарды.

Фәрдүнә Касыймованы югары бүләккә лаек булуы уңаеннан ихлас тәбрик итәбез. Сәнгать тормышында уңышлар телибез.

Автор:
Читайте нас: