Уфа. 6 декабрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда балалар учреждениләрендә гомум Яңа ел тантаналары булмаячак.
Башкортстан мәктәплеәрендә һәм балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре сыйныфлар һәм группаларда гына үтәчәк. Бу хакта бүген, 6 декабрьдә, БР Роспотребнадзор башлыгы Анна Казак хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, балалар өчен уртак тантаналар үткәрелмәячәк. Мондый чаралар коронавирус йогышы белән бәйле.
- Бәйрәм чаралары бары тик бер сыйныф яки төркем өчен генә үткәрелергә тиеш, - дип белдергән Казак.
Элегрәк республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге чараларга бары тик вакциналаштырылган ата-аналар гына кертеләчәк, дип хәбәр иткән иде. Моннан тыш, тантанага аниматорлар, артистлар, фотографлар һәм башка өченче затлар кертелмәячәк.