Барлык яңалыклар
Атайсал
20 ноябрь 2021, 13:51

Гавай утравында сыра “чишмәсе”н япканнар

Бер атнадан артык җирле сулыкка урындагы алкоголь складыннан сыра агып яткан.

Гавай утравында сыра “чишмәсе”н япканнар
Гавай утравында сыра “чишмәсе”н япканнар

 

Бер атнадан артык җирле сулыкка урындагы алкоголь складыннан сыра агып яткан.

Гавай утравындагы Оаху утравында бер атнадан артык сыра инешкә ага, әмма хәзер җирле хакимиятләр аны ачыклаган һәм гадәти булмаган агымны япкан.

Узган атнада активист-эколог Кэрролл Кокс Вайпио үзәнендәге инештән сыра исе килүен билгеләп үтә. Ул бу хакта штатның сәламәтлек саклау департаментына хәбәр итә. Кокс сүзләренчә, суның исе өч яки дүрт көн җилләтмәгән «сыра пабы»ныкы кебек булган.

Соңгы экспертиза күрсәткәнчә, агымда алкоголь 1,2%  һәм шикәр 0,04% тәшкил иткән, дип хәбәр итә Hawaii News Now.

Мондый «коктейль» өчен Paradise Beverages алкоголь җитештерүче складыннан ерак түгел урнашкан сыра эләккән яңгыр сулары ага торган торба “гаепле” булып чыккан. Компания хәтта агу турында шикләнмәгән дә һәм хәзер түрәләр белән бергә бу хәлне тикшерә.

"Boing Boing" басмасы хәбәр иткәнчә, сыра инешен ябу урындагы яшүсмерләр өчен күңелсез булган, алар бушлай эчемлекне кулланырга өлгергән.

Фото

Гавай утравында сыра “чишмәсе”н япканнар
Гавай утравында сыра “чишмәсе”н япканнар
Автор:
Читайте нас: