Барлык яңалыклар
Атайсал
15 октябрь 2021, 11:52

Балтачлылар “Ырыуҙар ҡоро”нда катнаша

Бүген, 15 октябрь көнне, Туймазы шәһәрендә башкорт ырулары (Ырыуҙар ҡоро) съезды уза. Анда Балтач районы делегациясе дә катнаша

Римад Төрки Айдар Сираев инстаграмыннан Балтачлылар “Ырыуҙар ҡоро”нда катнаша
Балтачлылар “Ырыуҙар ҡоро”нда катнашаФото:Римад Төрки / Айдар Сираев инстаграмыннан

Туймазы. 15 октябрь - "Балтач таңнары".  Бүген, 15 октябрь  көнне, Туймазы шәһәрендә  башкорт ырулары   (Ырыуҙар ҡоро) съезды уза. Анда  Балтач районы делегациясе дә катнаша

  Туймазы шәһәрендә башкорт тарихы елы кысаларында башкорт   (Ырыуҙар ҡоро) съезды уза.  

Башкорт ырулары Съезды кысаларында (Ырыуҙар ҡоро) шулай ук «Башкорт ырулары үсешенең юл картасы» темасы буенча стратегик сессия (ҡор баш), башкорт ырулары иҗтимагый оешмалары советы әгъзалары, БКБ  Президиумы һәм Башкарма комитеты әгъзалары катнашында һәм «Этнос – субэтнос: гомуми һәм шәхси мөнәсәбәтләр. Этник тәңгәллекне формалаштыру» (БР Халыклар дуслыгы йорты) дигән темага БР Милли-мәдәни үзәкләре һәм БР Милли – мәдәни үзәкләре ДБУ филиаллары-тарихи-мәдәни үзәкләр вәкилләре катнашында  “түгәрәк өстәл" ләр оештыру планлаштырылган

Чарада башкорт токымнарыннан сигез команда катнаша: «Табын» (Чиләбе өлкәсе), «Юрматы» (Уфа шәһәре округы), «Гайнә» (Пермь крае), «Балыксы» ( Аскын районы), «Уран» (Яңавыл районы), «Канглы» (Туймазы районы), «Елан» (Дүртөйле районы), «Кыргыз» (Илеш районы).

Команда әгъзалары   традицион башкорт спорт уеннарында ярышачаклар.

Автор:
Читайте нас: