Барлык яңалыклар
Атайсал
2 октябрь 2021, 21:07

Көнтүгештә авылны төзекләндерү өмәсенә чыктылар

Бүген, 2 октябрь көнне, Көнтүгеш авылы халкы санитар өмәгә чыкты

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Көнтүгештә авылны төзекләндерү эшләре барышы белән танышты
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Көнтүгештә авылны төзекләндерү эшләре барышы белән танышты

Көнтүгеш. 2 октябрь-"Балтач таңнары". Бүген, 2 октябрь көнне, Көнтүгеш авылы халкы санитар өмәгә чыкты.

Иванай-Көнтүеш юлын төзү эшләрен подрядчы ахырына якынлаштыра. Шушы көннәрдә объект файдалануга тапшырырылачак. Ә авыл халкы кунак каршыларга әзерләнә. Биредә санитар өмәләр үткәрәләр, авылны төзекләндерәләр.

Авылда төзекләндерү эшләре барышы белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кызыксынды. Төзекләндерү эшләрендә авылдан чыккан читтә яшәүче кешеләр дә актив катнаша.

Исегезгә төшерәбез, "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары"  милли проекты  чикләрендә, Иванай -Көнтүгеш авыллары арасында, дүрт километрдан артык озынлыктагы юл үзгәртеп салынды.

Көнтүгештә авылны төзекләндерү өмәсенә чыктылар
Көнтүгештә авылны төзекләндерү өмәсенә чыктылар
Көнтүгештә авылны төзекләндерү өмәсенә чыктылар
Автор:
Читайте нас: