Барлык яңалыклар
Атайсал
13 сентябрь 2021, 16:09

Балтачта Мишәр тарихи-мәдәни үзәгеннән кеше өзелми

Күптән түгел Иске Балтач авылында ишекләрен ачкан Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенә халык экскурсиягә килә.

Биредә Балтач районы авылларында яшәүче мишәрләрнең милли кием үрнәкләре, көндәлек тормышта кулланган борынгы әйберләре, тарихи кыйммәтләр — һәммәсе халыкта зур кызыксыну уятырлык.

Үзәкнең музеенда бай тарихны чагылдырган экспонатлар урын алган. Алар барысы да Балтач районындагы ундүрт авылда гомер кичергән мишәрләрдән җыелган. Үзәк директоры Айдар Сираев килүчеләргә мишәрләрнең үткәне, бүгенгесе, һәр экспонат турында җентекле итеп сөйли, аңлата, сорауларга җавап бирә. Мондагы һәр кирәк-ярак үз урыны белән урнаштырылган. Тарихи әйберләрдә ата-бабаларыбыз, әбиләребезнең Кул җылысы саклана сыман. Җылылык, ихласлык бөркелгән музейдагы мохиттән аерыласы да килми сыман.

Экскурсиячеләр биредәге кичерешләрен, тәэссоратларын махсус китапка теркәп баралар.

Балтач җирен яратып, үз итеп, уңганлыгы, тырышлыгы, булганлыгы белән баетып яшәгән мишәрләрнең үткәне белән танышырга теләсәгез, музейга рәхим итегез.   

Балтачта Мишәр тарихи-мәдәни үзәгеннән кеше өзелми
Балтачта Мишәр тарихи-мәдәни үзәгеннән кеше өзелми
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: