Барлык яңалыклар
Атайсал
9 сентябрь 2021, 15:10

«Ел гаиләсе» комедиясе экраннарга чыга

Русия кионтеатрлары экраннарында озакламый режиссер Айнур Аскаровның “Ел гаиләсе” комедиясе күрсәтелә башлаячак.

«Ел гаиләсе»  комедиясе экраннарга чыга
«Ел гаиләсе» комедиясе экраннарга чыга

Уфа. 9 сентябрь - "Балтач таңнары". Русия кионтеатрлары экраннарында озакламый режиссер  Айнур Аскаровның “Ел гаиләсе” комедиясе күрсәтелә башлаячак.

2021 елның 23 сентябрендән Россиядә   «Ел гаиләсе» комедияле роуд-муви  киң прокатка чыга. Режиссеры Айнур Аскаровның яңа картинасы Рахматуллиннарның зур гаиләсе турында бара.    Бу гадәти булмаган һәм шул ук вакытта мәзәк хәл  Россиянең күп кенә гаиләләренә охшаган. Геройлар иске   «Рафик» та   5 миллион сум акча  оту өчен «Ел гаиләсе» конкурсына юллана. Алар конкурсның төп призы – гаиләне финанс  көрчегеннән чыгару  өчен соңгы мөмкинлек, дип ышана.

«Бу кредитлар һәм бурычлары белән алар бер-берсен яратуларын оныттылар. Безнең кино акча тормышта иң мөһим нәрсәгә әйләнүе  турында, кайчак акча артыннан куган  гаилә якыннары  турында оныта.  Ә ууртак максат, уртак юл безне берләштерә», – дип аңлата үз идеясен режиссер һәм продюсер Айнур Әскәров.

Айнур Әскәров исәбендә тугыз лента, шул исәптән: "Әче бал”, ” Пилорама”,  “Сүзләремне җил алсын...". Ул үзенең гаилә темасына кагылышлы тулы метражлы «Уфадан  мәхәббәт белән» фильмыннан соң киң танылу алды. Лента прокатта 100 мең доллар җыйган, Голливуд блокбастерларына   тигез көндәш булган.

Баштарак «Ел гаиләсе» «Уфадан мәхәббәт белән» фильмының дәвамы булыр дип ниятләнгән, проект хәтта «Уфадан с любовью 2» буларак та анонсланган булган . Тик, эш барышында, исем һәм сценарий  үзгәргән.

«Ел гаиләсе» фильмы матур урыннарда – Уфада,  Әбҗәлил һәм Белорет районнарында төшерелгән. Картина өстендә эш 2020 елның октябрендә   башланган.  Пандемия шартларында төшерелүгә карамастан, оештыручылар көчле команда һәм менә дигән актерлар составын туплый алды.

Фильм «Аскарфильм» компаниясе тарафыннан Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Башкортостан Республикасы киностудиясе заказы буенча  төшерелгән

Картинаны  төшерүчеләр  бу тарих һәркемгә якын , фильмны караган беркем дә кинотеатрдан  кәефсез китмәс ,  дип ышана.

Автор:
Читайте нас: