Барлык яңалыклар
Атайсал
8 сентябрь 2021, 16:04

Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды

Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды

Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәген ачу тантанасындла Башкортстан Республиткасы Мәдәният Министры Әминә Шафикова катнашты.
Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәген ачу тантанасындла Башкортстан Республиткасы Мәдәният Министры Әминә Шафикова катнашты.

 Иске Балтач. 8 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды

 

 Балтач районында ачылган мишәр   тарихи-мәдәни үзәге Башкортстанда мондый  учреждениеләрнең 25 нчесе.  Үзәк республика мишәрләренең тарихын, телен, милли мәдәниятен һәм традицияләрен комплекслы саклау мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

1767 елда Башкортстанда 2253 мишәр яшәгән  йорт  исәпләнгән.

1834 елда Бөре өязендә мишәрләр 154   авылда яшәгәнлеге билгеле. Бүгенге көндә мишәрләрләр яшәгән авыллар  Башкортстанның  Караидел, Кушнарен, Чишмә, Чакмагыш, Дәүләкә  районнарында урнашкан.  Мишәрләрнең иң тыгыз халкы Татарстанда. Россиядә аларны Самара, Пенза, Түбән Новгород өлкәләрендә, Чувашиядә, Мордовиядә һәм Себердә очратырга мөмкин. Хәзерге вакытта Балтач районында мишәрләр 14 авылда яши. Мишәр авылларына милли чыганаклар көчле булуы, буыннан-буынга үзенчәлекле гореф-гадәтләр һәм традицияләр тапшырылуы хас.. Балтач районы мишәрләренең "Чокалының чокырыннан чыккан чакта чияләр чәйни чигәләрем чатнап чыкты дигән чакта ничә "ч"бар, чутлап чыгар"дигән үз  тизәйткече дә  бар.

Үзәкне ачу тантанасы  Иштирәк авыл мәдәният йортының “Сердәшләр” фрольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Шулай ук Гүзәл Әхмәдьянова мишәрләрнең халык  бию үзенчәлеген күрсәтте.  

Тарихи-мәдәни үзәкне ачу тантанасында Башкортостан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова катнашты. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында үзәктә булдылар.

-- Бүген мондый үзәкләрне ачу аеруча актуаль, чөнки милли мәдәният модернизацияләнә һәм республика халыкларының кабатланмас «үзенчәлеген» саклап калу мөһим, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.

Үзәктә районның мишәр авылларының борынгы көнкүреш әйберләреннән торган музей булдырылган. Экспонатлар базасында шулай ук танылган мишәрләр һәм башка бик күп файдалы мәгълүматлар бар.

Мишәр авыллары  тарихы, Батырша, Мөнәвәрә Фазылбакова, Чокалыдан Рафиковлар кебек танылган шәхесләр турында  мәгьлүматлар белән кунакларны Башколртстан Республикасы Халыклар йортының мишәр тарихи –мәдәни үзәге белгече Айдар Сираев таныштырды.

Ә музей буйлап экскурсияне район мәдният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов экскурсия үткәрде. Борынгы һәм бүгенге мишәрләрнең көнкүреше белән экспонатлардан чыгып таныштырды.

Арытабан тантана үзәк мәйданда дәвам итте.  Кунаклар мемориал комплексына чәчәкләр салдылар. Районда яшәүче халыкның милли  ашлары белән таныштылар, үзешчән сәнгать осталарының чыгышын тамаша кылдылар

 

 

 

Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды
Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды
Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды
Балтачта республика мишәрләренең тарихи-мәдәни үзәге ачылды
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: