Бүген, 8 сентябрьдә, Балтач районында тарихи вакыйга булды — Иске Балтач авылында БР халыклары дуслыгы йорты филиалы-Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды.
Үзәк эше белән Айдар Сираев җитәкчелек итәчәк.
– Балтач районы үзәге Иске Балтач авылында мишәрләрнең тарихи-мәдәни үзәгенең ачылуы – мишәрләр өчен милли-мәдәни традицияләрне яңарту, үстерү һәм саклау җәһәтеннән нык отышлы, – ди Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты филиалының Мишәр тарихи-мәдәни үзәге директоры Айдар Хатип улы Сираев.
Аңа мәдәни кыйммәтләрне, телне, гореф-гадәтләрне өйрәнүдә, яңадан торгызуда, саклауда уңышлар телибез.