Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
21 декабрь 2022, 09:22

Башкортстан чигеннән 70 километр ераклыкта өй шартлаган...

Минзәләдә кичә иртәнге 7.30 да шәхси йортта янгын чыккан, башлангыч мәгълүматлар буенча, аның сәбәбе – газ шартлау.

 Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр иткән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә кирпеч йорт һәр яктан ут белән ялмап алынган булган. Нәтиҗәдә, 59 яшьлек йорт хуҗасы зыян күргән, аны җирле район хастаханәсенә илткәннәр.

Аның хатынына медицина ярдәме кирәк булмаган. Хәзер янгын сәбәпләре ачыклана.

Фаҗига күзәтү камерасына теркәлгән.

Хәвефсезлек кагыйдәләрен истән чыгармагыз! Сак булыгыз!

ВТ

Автор:
Читайте нас: