Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 декабрь 2022, 14:59

Россия мәктәпләрендә кытай теле укытыла башларга мөмкин

Россия  мәктәпләрендә инглиз теле урынына  кытай телен укыту турында сүз кузгатканнар

Россия мәктәпләрендә кытай теле  укытыла башларга мөмкин
Россия мәктәпләрендә кытай теле укытыла башларга мөмкин

 Мәскәү. 6 декабрь - "Балтач таңнары". Россия  мәктәпләрендә инглиз теле урынына  кытай телен укыту турында сүз кузгатканнар

Россия укучылары программа кысаларында   «дустанә» илләрнең, мәсәлән, ытай телен өйрәнергә тиеш. Думаның коррупциягә каршы тору һәм куркынычсызлык комитеты әгъзасы Бийсолтан Хәмзаев «Дума ТВ»белән сөйләшкәндә шундый тәкъдим белән чыккан.

"Мин мәктәп программасына мәҗбүри рәвештә <...> кытай телен интеграцияләргә кирәк дип саныйм", - дип белдерде Хәмзаев. Депутат фикеренчә, мәктәпләрдә өйрәнергә кирәк булган тагын ике тел — гарәп һәм испан телләре.

Украинага Россия һөҗүме башланганнан соң барлыкка килгән дөньядагы вәзгыять мәктәптә укытылган  телләр  программасын яңадан карау өчен сәбәп булырга мөмкин. Хәмзаев фикеренчә, сугышны хөкем иткән Көнбатыш дәүләтләрдән аермалы буларак, Кытай һәм гарәп илләре Россиягә  яхшы мөнәсәбәттә

«Сез бүген дөньяда нәрсә булганына игътибар итәрсез. Көнчыгышта Россия позициясе, хөрмәте һәм рейтингы арта гына бара. Өстәвенә, ниндидер сәясәт корылганга түгел, ә гади кешеләр Россиянең бүген милли иминлек һәм суверенитет ягыннан үз мәнфәгатьләрен яклавын аңлаганга үсә. Шуңа күрә гарәп илләре дә, гомумән, Көнчыгыш бүген Россия өчен ачык. Безнең бурыч — моннан файдалану. Анда зур акча, зур ресурслар, зур мөмкинлекләр бар. Бергәләп, бу безнең ил өчен максималь сыйфатлы эффект бирәчәк», - дип ышануын белдергән парламентарий.

Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар Кытай теле буенча БДИны 2019 елдан бирле тапшыра алалар. Ул вакытта Россиядә аны 168 уку йортында укыталар. 2020 һәм 2021 елларда ул популярлыгы буенча испан телен узып китте, аның буенча 2003 елдан бирле бердәм дәүләт имтиханы бар. 2021 елның августында "Мәгариф элемтәләрен үстерү буенча Кытай үзәкләре”  проекты җитәкчесе Денис Васильев мәгариф министры Сергей Кравцовка мәктәпләрдә кытай дәресләрен мәҗбүри итәргә тәкъдим иткән.

«Балаларны кечкенәдән кытай теленә өйрәтү телне генә түгел, ә мәдәниятне, гореф-гадәтләрне дә белгән белгечләрне тәрбияләргә һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу безгә шул исәптән безнең илләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен тагын да уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк», — дип белдергән Васильев, кытай телендә Җирнең һәр бишенче кешесе сөйләшүен искәртеп.

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова мәктәп программасын сәяси конъюнктурага карап үзгәртергә ярамый дип саный. Ул сәяси хәл аркасында инглиз теле белән көрәшмәскә өндәде.

«Без бу кыргыйлыкка барып җитмәячәкбез. Ә без хәзер сезнең телне тыячакбыз, дигән стильдәге бернинди чара да булмаячак. Бу яктан ябылырга ярамый. Инглиз теленә ихтыяҗ кимиячәк дип уйламыйм. Өстәвенә, кытай телен мәктәп программасына кертергә ярамый. Бу бөтен система, аңа әзерләнергә кирәк. Ул сыйфат бәясенә, методик материалларга, дәреслекләргә ия булырга тиеш, өстәвенә, төрле яшьтәге кешеләр өчен», — дип өстәгән Казакова.

Шул ук вакытта, ул мәктәпләрдә кытай теле популярлаша бара, дип таныды. 2021/2022 уку елында аны 13 000 нән артык бала өйрәнгән.

Автор:
Читайте нас: