Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 декабрь 2022, 11:10

Речицада үсмер велосипедта трюк өчен үзенә ут төрткән

Речицада 17 яшьлек үсмер Интернетта популярлык яулау максаты белән, велосипедта трюк күрсәтәм дип, үзенә ут төрткән

Речицада. 6 декабрь - Балтач т аңнары". Речицада  17 яшьлек үсмер Интернетта популярлык яулау максаты белән, велосипедта  трюк  күрсәтәм дип  үзенә ут төрткән

 

Речица экстремаль вакыйга  теркәлгән. 17 яшьлек бала һәм аның берничә дусты популярлык  казанмакчы була.  Алар ролик  яздырырга уйлыйлар.

Егетләрнең берсе кечкенә велосипедка атлана. Велосипед трюкка туры килә. Аннары трюкка  ут та  өстиләр. Егет үз киемен бензин белән  чылаткан.  Бензинны ул  бабасын мотоциклыннан  агызып алган. Аннары үзенә  төрткән. Велосипедта барган килеш  биек булмаган  баскычтан сикерергә уйлый.

Күрәсең,  башта  уйлаганча барып чыкмый. Ул ялкынны сүндерер өчен велосипедын ташларга ашыга. Киләсе мизгелдә үк кадрлар велосипедта уңышлы сикерү белән тәмамлана. Ә егетнең  аркасынан ялкын бөркелә.

Ахыр чиктә, егет роликны социаль   челтәрләрдә бастырып чыгара. Бу  коткаручылар ёщм    милиция игътибарын җәлеп итә. Егетнең хәле турында берни дә билгеле түгел, әмма хокук саклау органнары һәм коткаручылар әлеге хәлне тикшерә башлаган инде.

Читайте нас: