Уфа. 6 декабрь - "Балтач таңнары". Башкортстаннан агымдагы елның унбер аенда тимер юл транспорты ярдәмендә 1152 вагон тулы ашлык экспортланган.
2022 елның 11 аенда Башкортстан тимер юлларыннан ашлык төялгән 2284 вагон озатылган. Күчерелгән ашлыкның гомум авырлыгы 157,7 мең тонна. Шуның 1152 вагоны яки 82,2 мең тоннасы экспортка җибәрелгән.
Башкорт ашлыгын Мисырда, Төркиядә, Согуд Гарәбстанында һәм Беларусьта сатып алганнар. Ноябрь аенда тимер юл буйлап ашлык экспорты 15,2 мең тоннадан артып киткән.
Исегезгә төшерәбез, илдә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. ФТС оператив мәгълүматлары буенча төбәкнең агросәнәгать комплексы продукциясен бүгенгә 269,3 миллион АКШ доллары күләмендә экспортлаштырылган. Экспорт структурасында төп өлешне майлы продукция (69,5 процент), икенче урында - май орлыклары, спиртлар, бал һәм башкалар (16 процент) алып тора. Бөртекле культуралар агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның гомуми күләмендә әлегә 5,3 процент алып тора.