Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
15 сентябрь 2022, 09:40

Башкортстанда «Үсеш нокталары» артты

Башкортстанда бер көн эчендә 216 «Үсеш ноктасы» ачылды

Башкортстанда «Үсеш нокталары» артты
Башкортстанда «Үсеш нокталары» артты

Башкортстан. 15 сентябрь - "Баолтач таңнары". Башкортстанда бер көн эчендә 216 «Үсеш ноктасы» ачылды.

 

12 сентябрь көнне , бердәм ачылу көнендә, Башкортстан Республикасының авыл җирләрендә һәм кече шәһәрләрендә 216 «Үсеш ноктасы» эшли башлады.

– «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрен булдыру-белем бирү процессында катнашучыларның барысын да үз эченә алган иң якты һәм гармонияле чара, ул укучыларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итә, мәктәпләрнең матди - техник базасын яңартырга мөмкинлек бирә, педагогларның квалификациясен күтәрүне тәэмин итә, - дип сөйләде Башкортостан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Башкортстан Республикасында «Мәгариф» Милли проектының «Заманча мәктәбе» федераль проектын тормышка ашыруның дүрт елында 598 мәктәп базасында санаклаштырылган  табигый-фәнни һем гуманитар профильлер үзәкләре булдырылды, «Информатика», «Технология», «Тормыш эшченлеге хәвефсезлеге», «Химия», «Биология», «Физика» предметлары буенча уку программаларын реализациялеу өчен матди-техник база яңартылды.

«Үсеш нокталары» нда укучылар яңа заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшлиләр, квадрокоптерлар белән идарә итәләр, виртуаль чынбарлык шлемнарын үзләштерәләр. Түгәрәкләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлек дәресләрендә укучылар шахмат уйнарга өйрәнәләр, фотостудияләрдә шөгыльләнәләр, үзләренең медиапродуктларын булдыралар.

2022 елда авылларда һәм кече шәһәрләрдә 216 мәктәп физика, химия, биология буенча җиһазлар алды. Моның исәбендә  санаклаштырылган  лабораторияләр, лаборатория демонстрацион тәҗрибәләр  эшләре өчен җиһазлар; химия буенча ГДИ комплектлары, санлы микроскоплар,шулай ук ноутбуклар һәм МФУ.

"Үсеш ноктасы» үзәкләре ярдәмендә яшәүче мәктәп укучылары авыл җирләрендә һәм кече шәһәрләрдә заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге булдырылды.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре алар базасында төзелгән мәктәпләрнең визит карточкасына әверелә. Яңа җиһазлар, фирма логотиплары, ремонтланган кабинетлар – болар барысы да балаларны һәм ата-аналарны җәлеп итә, педагогларны рухландыра.

Белешмә: «Мәгариф» милли проекты Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елда расланган иде. Ул Россия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген, шулай ук Россия Федерациясенең гомуми белем сыйфаты буенча алдынгы ун ил арасына керүен тәэмин итәргә тиеш. «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру 2019 елдан 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Автор:
Читайте нас: