Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
1 сентябрь 2022, 09:30

Башкортстанда мәгариф учреждениеләренә юллар ремонтлана

1 сентябрьгә Башкортстанда мәгариф учреждениеләренә илтүче   унике  юл участогының  унысы,   ремонтланып,  файдалануга тапшырылган  

Башкортстанда мәгариф учреждениеләренә юллар ремонтлана
Башкортстанда мәгариф учреждениеләренә юллар ремонтлана

Уфа. 1 сентябрь -  "Балтач таңнары". 1 сентябрьгә Башкортстанда мәгариф учреждениеләренә илтүче   унике  юл участогының  унысы,   ремонтланып,  файдалануга тапшырылган

 

2022 елда Башкортстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә балалар белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып баручы 12 юл участогы норматив хәлгә китерелә.   Бу  эре агломерацияләрдәге  объектлар. Аларның күбесе чираттагы уку елы башланганчы ук файдалануга тапшырылган.

- Юл хәрәкәте иминлеген  күтәрү-илкүләм проектның төп бурычларыннан берсе, һәм бу маршрутларга аерым игътибар бирелә. Җәяүлеләр кичү юлын урнаштыру, светофор объектларын, белем бирү һәм ял итү учреждениеләрендә кисәтә торган киртәләрне урнаштыру эшләре бөтен республика җирлегендә  алып барыла, - дип ассызыклады Башкортостан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Уфада, Кемерово һәм Суворов урамнарында юлларны ремонтлау 100 процент  кълщмендщ башкарылган. 98-нче номерлы мәктәп укучылары да хәзер  уңайлы һәм куркынычсыз юлдан йөриләр. Габдулла Амантай урамында, 160 нчы лицей янындагы юл  ремонты да финиш сызыгына чыкты. Төзелгән муниципаль контракт нигезендә, Габдулла Амантай урамын ремонтлауны агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында Стәрлетамакта элеватор урамына 750 метр озынлыктагы юлга асфальт җәелгән. Әлеге максатларга 12,3  миллион  сум  акча  бирелгән. Элеватор урамы-мөһим транспорт артериясе. Аның буенда кибетләр, кече бизнес объектлары һәм мәгариф учреждениеләре – 51, 59 номерлы балалар бакчалары һәм 1нче санлы  гимназия, шулай ук 26нчы с анлы  мәктәп урнашкан.

Шулай ук Стәрлетамакта Курчатов урамындагы    18 нче  санлы мәктәпкә алып баручы Көньяк урамы янындагы юл норматив хәлгә китерелгән.

Салаватта илкүләм проект кысаларында юлларны ремонтлау эшләре Уфа һәм Горький урамнары участокларында тәмамланган инде. Бу участоклар янында берьюлы ике 19нчы һәм 22нче  санлы мәктәпләр бар. Уфа урамы участогында   8-нче номерлы лицей янында ремонт дәвам итә. Аны октябрь ае  башына төгәлләргә ниятлиләр.

- Шулай ук Уфа һәм Гобәйдуллин урамнары киселешендәге светофор объектын алмаштырырга планлаштырабыз. Уфа урамы участогында светофорны алмаштыру белен юл ремонтын синхронлаштыра алдык. Контрактка кул куелган инде, сентябрьдә подрядчы оешма эшкә керешәчәк, - дип аңлаткан шәһәр администрациясенең шәһәр хуҗалыгы идарәсенең юл бүлеге начальнигы Салават Антон Яковлев.

Агымдагы елда "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты кысаларында төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге 203 км артык автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

 

Белешмә:

"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»Президент Указы нигезләмәләрен үтәү максатларында эшләнгән. Милли проектның масштабы бөтен илне диярлек үз эченә ала, анда Россиянең 85 субъекты һәм 105 шәһәр агломерациясе катнаша. Россия субъектларының юл эшчәнлеге программаларын финанслау федераль һәм региональ бюджетлардан гамәлгә ашырылачак.

Автор:
Читайте нас: