Аскын. 22 июль - "Балтач таңнары". Аскында 28,5 миллион сумлык, гомум мәйданы 630 квадрат метр, яңа өч йорт төзегәннәр.
Блоктан төзелгән 19ар фатирлы яңа өч йортка тиздән өөөй туйлары узачак. вакытта Алар файдалануга тапшырылган инде.
Йортлар «Торак һәм шәһәр мохите»милли проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Объектны төзүгә муниципаль контракт 2021 елның октябрендә төзелгән иде. Барлык өч йортның гомуми мәйданы 630 квадрат метр тәшкил итә.Төзелеш эшләре 28,5 миллион сумга төшкән.
вария хәлендәге торак урынына милекчеләр электр, су белән тәэмин ителгән, канализация корылмалары булдырылган, өстәвенә, чиста бизәкләү эшләре башкарылган фатирларга ия булачак. Кухняларда раковина, электр плитәсе, шулай ук ванна бүлмәсе тулысынча җиһазландырылган.
Сүз уңаенда, кайбер фатир хуҗалары, күчүне көтеп тормыйча, фатир өчен төзелгән җиһазларга заказ биргән инде.
Күченү якынча август башында башланачак.