Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июль 2022, 09:27

"Донаэропроектстрой" төзүчеләре Агыйделне кичәргә әзерләнә

Башкаланың “Затон-Көнчыгыш”  канализация  коллекторыннан чистарту корылмаларына кадәр 27,6 километр торбаүткәргечнең бер өлеше Агыйдел елгасы төбеннән узачак

"Донаэропроектстрой" төзүчеләре  Агыйделне кичәргә әзерләнә
"Донаэропроектстрой" төзүчеләре Агыйделне кичәргә әзерләнә

Уфа. 14 июль - "Балтач таңнары". Башкаланың “Затон-Көнчыгыш”  канализация  коллекторыннан чистарту корылмаларына кадәр 27,6 километр торбаүткәргечнең бер өлеше Агыйдел елгасы төбеннән узачак.

 

Уфада канализация коллекторын төзүдә  Агыйдел елгасы   аркылы чыгу очен әзерлек эшләре башланган. Бу-«Затон- Көнчыгыш» КНСыннан шәһәр чистарту корылмалары мәйданнарына кадәр канализация коллекторын төзү проектын тормышка ашыруның өченче этабы.

К ичүне төзү агымдагы елның августында, водолазлар елгасы төбен тикшергәннән соң  башланачак. Аннары су асты траншеясын йөзә торган  кран казыячак. Эретеп ябыштыру-монтаж эшләре, сынау, изоляция, футеровка, дюкер балластировкасы үткәреләчәк. Аннары елга төбе буенча торбаүткәргеч салыначак һәм  траншея   күмеләчәк.

Хәзерге вакытта эш төзелешнең беренче, икенче һәм дүртенче этапларында дәвам итә. Объектның гомуми озынлыгы 27,6 километр тәшкил итәчәк.18,9 километр траншея эшләнгән, 16,3 километр озынлыктагы торбаүткәргеч өчен тимер-бетон нигез ясалган. Хәзер мәйданчыкларда 80нән артык кеше (бетончылар-арматурчылар, техника йөртүчеләр, мастерлар, торбаүткәргечләрне монтажлаучылар, геодезистлар) һәм 12 махсус техника берәмлеге эшли

Финанслау шәһәр, республика һәм федераль бюджетлардан гамәлгә ашырыла. Эшләрне «Донаэродорстрой»  җәмгыяте  белән берлектә «Дон  җәмгыяте  башкара. Проект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының бер өлеше булган «Стимул» программасы кысаларында тормышка ашырыла.

- Башкортстан башкаласы өчен зур, амбициоз һәм мөһим объектны төзүдә без бик яхшы темп алдык. Әлеге төзелеш әһәр киңлеген модернизацияләү һәм төзекләндерү Уфа өчен яңа үсеш перспективалары ачачак  "Донаэродорстрой” бу процесска сизелерлек өлеш кертә, - дип  белдергән  “Донаэродорстрой"  җәмгыяте директорлар советы рәисе Владимир Кирсанов.

"Донаэропроектстрой" төзүчеләре  Агыйделне кичәргә әзерләнә
"Донаэропроектстрой" төзүчеләре  Агыйделне кичәргә әзерләнә
"Донаэропроектстрой" төзүчеләре Агыйделне кичәргә әзерләнә
Автор:
Читайте нас: