Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
4 июль 2022, 10:26

Башкортстанда җәяүле турист юлларын билгеләгәннәр

Башкортстанда  ирекмәннәр 300 километр озынлыкта җәяүле турист сукмакларын билгеләгәннәр

Башкортстанда җәяүле турист юлларын билгеләгәннәр
Башкортстанда җәяүле турист юлларын билгеләгәннәр

Белорет. 4 июль - "Балтач таңнары". Башкортстанда  ирекмәннәр 300 километр озынлыкта җәяүле турист сукмакларын билгеләгәннәр.

Уфа, Белорет, Магнитогорск, Чиләбе һәм Санкт-Петербург  ирекмәннәре, "Башкортстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерү" программасы чикләрендә  Башкортстан территориясе буйлап 300  километр араны  җәяүләп узган һәм зур Көньяк Урал сукмагы туристик маршрутын билгеләп чыкканнар. Буяу һәм махсус җиһазларны волонтерлар үзләре сатып алган, моның өчен акчаны краудфандинг платформасында җыйганнар.

Көньяк Уралдагы зур сукмак-Башкортстаннан активист һәм сәяхәтче Рәис Габитовның проекты. Бу-500 километр озынлыктагы җәяүлеләр маршруты, ул Көньяк Уралның төп табигый урыннары – Яктыкүл, Ирәмәл, Инҗәр “тешләре”,  Агыйдел елгасы башланган урын һәм башка җирләр аша уза.

Автор:
Читайте нас: