Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июнь 2022, 12:01

Тәмле дә соң майда пешкән кабартмалар!

Кул астындагы азытан менә дигән ризык әзерләп була.

Кул астындагы азытан менә дигән ризык әзерләп була.

Әзерләүдә кирәк булачак:

- 0,5 л сөт;

- 2 данә йомырка;

- 125 г ак май яки маргарин;

- 2 а.к шикәр комы, 1 ч.к. шикәр пудрасы (өстенә сибү өчен);

- 1,5 ч.к. тоз;

- 11 г (1 пакет) коры чүпрә;

- 0,5 стакан җылы су;

- Он – чама белән, камыр каты да булмаска, кулга да ябышмаска тиеш.

Моннан кырыкка якын кабартма чыга, азрак кирәк булса, яртысын гына алырга була.

 Сөткә су кушып, азрак җылытып алырга, башта шикәр, аннары чүпрә салып болгатырга һәм 15 минут көтәргә. Хәзер инде йомырка, йомшартылган яки эретелгән май, тоз, ванилин (ул рецептта булмаса да, аны кушкач тәмлерәк килеп чыга) кушып, венчик белән әйбәтләп кабартырга. Аннары әкренләп он кушып, кашык белән болгатырга.

Әзер камырны кунага алып, аз-азлап он кушып басарга. Камыр артык йомшак та, шул ук вакытта артык каты да булмаска тиеш. Моның өчен 400 граммлап он кирәк булачак.

Әзер камырның өстен сөлге белән каплап, 1,5 сәгать кабартырга кирәк, бу вакытта камырның күләме ике тапкыр артырга тиеш. Камыр кабарып җиткәч, аны 1 сантиметр калынлыгында җәеп, уртача зурлыктагы түгәрәкләр кисәргә (рюмка белән дә, стакан белән дә ярый) һәм алар ике тапкыр кабарганчы өстәлдә тотарга.

 Үсемлек маен тирән табада әйбәтләп кыздырырга (кабартмалар таба төбенә тимичә, майда йөзеп йөрергә тиеш). Кызган майга кабартмаларны салып, ике ягы да алтынсу төскә кергәнче пешерергә.

 Әзер кабартмаларны, артык мае аксын өчен салфетка өстенә тезәргә. Кыздырган чакта кабартманың уртасында ак төстәге сызык кала. Шул сызыктан кисеп, теләсә нинди эчлек (кайнатма, крем) тутырырга була.

Кабартмага бернинди эчлек салмыйча, өстенә шикәр пудрасы сибеп кайнар килеш тә ашарга була.

Тәмле булсын!

“Татар халык ашлары”ннан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: