Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июнь 2022, 09:58

Тәүлек эчендә Башкортстан юлларында транспорт чарасына идарә иткән 40 исерек водитель тоткарланган

Балтач районында соңгы профилактик рейд барышында барлыгы 24 юл хәрәкәтендә катнашучы административ җаваплылыкка тартылган.

Балтач районында соңгы профилактик рейд барышында барлыгы 24 юл хәрәкәтендә катнашучы административ җаваплылыкка тартылган.

Узган тәүлектә республика юлларында 4 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда алты кеше зыян күргән. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Соңгы тәүлек эчендә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 40 исерек шоферны тоткарлаган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1500 дән артык очрагын ачыклаган», — дип өстәгәннәр ведомствода.

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе район территориясендә профилактик рейд чаралары нәтиҗәләре турында түбәндәгеләрне хәбәр итә: барлыгы 24 юл хәрәкәтендә катнашучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 3се - РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу. Бозулар өчен җаваплылыкка тарту – бу аварияләрне киметү юлында бер генә юнәлеш. Гражданнар тарафыннан юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлау, моны якыннарыңа, дусларыңа, балаларыңа һәм яшүсмерләргә җиткерү күпкә мөһимрәк. Юл кагыйдәләрен инкаръ итмәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: