Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июнь 2022, 09:40

Радий Хабиров Башкортстанның матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне белән котлады

Котлау тексты социаль челтәрләрдә басылды.

Котлау тексты социаль челтәрләрдә басылды.

Кадерле дуслар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Башкортстан Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Башкортстанның заманча медиатармагы республика тормышын һәрьяклап яктыртуны тәэмин итә, яңалыклар белән оператив таныштыра, кешеләргә төп вакыйгалар үзәгендә булырга ярдәм итә.

Бүген яңа медиатехнологияләр тиз үсә, мәгълүмати киңлек киңәя. Журналист сүзе җәмгыятьтә мөһим һәм хөрмәтле булып кала. Сезнең һөнәри осталыгыгыз аркасында без кешеләрне борчыган проблемалар турында беләбез, аларны нәтиҗәле һәм тиз арада хәл итәргә тырышабыз.

Республиканың массакүләм мәгълүмат өлкәсендә халык һәм хакимият арасында диалогны тәэмин итүче 3 меңгә якын журналист эшли. Яңа чынбарлыкта без, бер яктан, массакүләм мәгълүмат чараларының тел һәм мәдәни тәңгәллеген сакларга, икенче яктан – яңа үсеш нокталарын эзләргә, мультимедиа һәм санлы инструментлар ярдәмендә кирәкле һәм кызыклы контент булдырырга тиеш.

Күп еллар дәвамында матбугат һәм журналистика өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, традицияләрне саклаган, яшьләргә үз тәҗрибәсен тапшырган ветераннарга рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗат энергиясе, яңа идеяләр һәм уй-фикерләр телим! Журналист сүзе һәрвакыт дөреслекне сөйләсен, туган республикабыз һәм илебез хакына игелекле һәм иҗади хезмәт итсен!

Башкортостан Республикасыһы матбуғат һәм киң мәғлүмәт хеҙмәткәрләре көнөн менән, дуҫтар! Иҗади уңышлар теләйем!

 

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: