Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июнь 2022, 11:44

Иделдә катер белән теплоход бәрелешкән...

Дүрт кеше һәлак булган...

 Дүрт кеше һәлак булган...

Идел буе транспорт прокуратурасы Чуашстан Республикасында Идел елгасында транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпле, суднолар йөрешенең куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерүне оештырган.

Якынча мәгълүматларга караганда, елганың 1147 чакрымында «Волжанка Voyager 67» катеры «Коломенский 803» теплоходы белән бәрелешкән. Кече суднодагы дүрт кеше һәлак булган.

Урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының транспор буенча Чуашиядәге тикшерү-оператив төркеме, Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерүчесе, Чуашия транспорт прокуроры чыккан. Һәлакәт сәбәпләре һәм үлүчеләрнең шәхесләре ачыклана.

Хәлне Идел буе транспорт прокуратурасы контрольдә тота.

ВТ

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: