Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
21 июль 2021, 14:35

Тирә-як мохиткә игътибар белән: «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте даими экологик мониторинг үткәрә

Башкортстан  һәм күрше төбәкләр территорияләрендә нефть һәм нефть продуктларын транспортлаучы «Транснефть – Урал» акционер җәмгыяте предприятиенең җитештерү объектларында әйләнә-тирәдәге экологик аналитик мониторингны даими үткәреп тора.  Бу мөһим эшне предприятиенең аккредитация үткән дүрт лабораториясе һәм, шулай ук читтәге лабораторияләр белгечләре башкара. 2021 елның беренче алты аенда алар 10,6 мең тикшерү үткәргән. Предприятиедә аеруча су ресурслары сыйфаты контроленә игътибар итәләр, өстәге һәм агым суның, шулай ук эчә торган һәм скважинадагы техник суның торышын билгеләр өчен 9,7 меңнән артык анализ ясалган.   Болардан тыш, 660 анализ атмосфера һавасы торышына һәм 250 тикшерү туфракка үткәрелгән.  Алынган нәтиҗәләрдән күренүенчә, «Транснефть – Урал» акционер җәмгыятенең эшчәнлеге экология өлкәсендә торба үткәргеч транспортына кагылышлы таләпләргә тулысынча туры килә. Моны эколог белгечләр шулай билгели.

Җитештерү объектларының санитар-саклау зоналары чикләрендә агым һәм табигый суларда контрольдә тотылучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе артуы күзәтелмәгән.  Предприятиедә ISO 14001:2015 халыкара стандартларына туры килгән экологик менеджмент системасы эшли, тирә-як мохиткә йөкләнешне киметү буенча планлы эш алып барыла.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: