Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар , 12:41

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә безне?

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде. 

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә безне?
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә безне?

Синоптиклары билгеләвенчә, алдагы өч көндә аязытканда Башкортстанда термометр баганалары -18 градуска кадәр төшәчәк. 
Бүген, 12 гыйнварда, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез һава температурасы -2,-7 градус тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе, 13 гыйнварда, явым-төшемсез. Җил тотрыксыз, талгын. Төнлә -7, -12, аязытканда -13, -18, көндез -3, -8 градус.

Сишәмбе, 14 гыйнварда, бераз кар явачак, урыны белән көчле. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын. Төнлә -5, -10, аязытканда -13, -18, көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк. 

Автор:
Читайте нас: