Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар , 18:15

“Бозаулары ярдәмгә чакырган”: кичә төнлә бер сыер боз астына төшеп киткән

Коткару эше җиде сәгать дәвам иткән.

“Бозаулары ярдәмгә чакырган”: кичә төнлә бер сыер боз астына төшеп киткән
“Бозаулары ярдәмгә чакырган”: кичә төнлә бер сыер боз астына төшеп киткән

Мәләвез районының Югары Юлдаш авылында яшәүчеләр төнлә боз астына төшеп киткән сыерны җиде сәгать буе коткарганнар. Бу вакыт эчендә аның янында бозаулары була, алар “әниләре” бәла-каза тарыгач, ярдәмгә кешеләрне чакырганнар.

Шаһитлар сөйләгәнчә, ишегалдында кар чистартучы кеше гадәти булмаган мөгрәү тавышы ишеткән. Тавышның кайдан чыкканын тапкач, сыерның боз астына төшеп киткәнен күргән. Аның янында бозаулары була. Алар шул кешене ярдәмгә чакырганнар да. Коткару эшенә тагын берничә кеше кушыла.

Сыерны коткару эше җиде сәгать дәвам итә. Аны судан чыгарганда, ул инде бик нык өшегән була. Аягына да баса алмый. Авыл халкы югалып калмый - аның аякларына массаж ясый. Төне буе саклап чыгалар. Бу сыерның үзе кыймылдый башлавына һәм берничә сәгатьтән соң аякка баса алуына китерә.

Автор:
Читайте нас: