Башкортстанда алдагы өч көндә җылы һава торышы фаразлана. Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, бүген, 9 гыйнварда, кар һәм кар катыш яңгыр явуы, урыны белән буран, юлларда бозлавык, кар көртләре көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы 0, -5 градус тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 10 гыйнварда, шулай ук кар катыш яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, төнлә урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -2, -7, көндез +1, -4 градус.
Шимбә көнне, 11 гыйнварда, шулай ук кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә -1, -6, урыны белән -11, көндез +2, -3 градус булачак.